Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм доклад белән чыгыш ясады. Парламентарийлар хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлек тәэмин итү һәм аларның таралу куркынычын киметү, шулай ук муниципаль районнарда этләрне теркәү буенча эшләр башкару турында мәгълүмат тыңладылар.