Бүген муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм эре инвесторлар катнашында Татарстан Республикасы АПК мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә үсемлекчелек, терлекчелек, механизация, кече хуҗалыклар, азык-төлек базарын һәм ветеринарияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекчелек предприятиеләренең биологик иминлеге турындагы нотык белән чыгыш ясады.