Җыенга Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелган.
Җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашалар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек продукциясен җитештерүдән алып сатуга кадәр булган мәсьәләләр буенча дискуссия алып барылды.
Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтенең эпизоотик иминлекне саклау буенча эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы чыгыш ясады.