Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ ведомствосындагы 2024 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров катнашында узды. "Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Тимур Галиев үз нотыгында 2024 елдагы эшкә йомгак ясады һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.