Әгерҗе районы предприятияләрен тикшерү

2025 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Әгерҗе районы предприятиеләрен һәм хуҗалыкларын биологик саклау буенча тикшерде.

Шулай ук Регагро системасында эшләү буенча барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алышты. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәүгә, дезбарьерлар булуга, үткәрелә торган дезинфекциянең нәтиҗәлелегенә, шулай ук биологик калдыкларны утильләштерү тәртибенә аерым игътибар бирелде.

Регагро системасында эшләү мәсьәләләре буенча терлекләрне вакцинацияләү, идентификацияләү һәм Ветеринария документларын рәсмиләштерү турындагы белешмәләрне кертүгә бәйле проблемалы аспектлар җентекләп тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International