Бу ел башыннан 2440 эт теркәлгән

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында этләрне мәҗбүри теркәү дәвам итә. Теркәлү уникаль номерлы электрон чип кертү юлы белән маркировкалауны үз эченә ала. Шулай ук ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасына эт һәм аның хуҗасы турында мәгълүмат кертү юлы белән исәпкә алу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан кыска гына вакыт эчендә 2440 эт теркәлгән, бу исә хуҗаларының яңа кагыйдәләр турында хәбәрдар булуын күрсәтә. Барлык этчеләрнең дә игътибарлыбулуы һәм теркәлү процессына җаваплы якын килүләре мөһим.

Моннан тыш, агымдагы елның февраленнән башлап эпизоотиягә каршы планлы чаралар уздыру белән бер үк вакытта шәхси хуҗалыкларда этләрне чиплау һәм исәпкә алу да планлаштырыла.

Барлык гражданнарны этләрне теркәүдә актив катнашырга чакырабыз, чөнки дүрт аяклы дусларыбыз турында кайгырту - җәмгыятьтә сәламәтлек һәм иминлек нигезе.

Этләрне мәҗбүри теркәү тәртибе турында мәгълүматны яшәү урыны буенча шәһәр һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләреннән алырга мөмкин.

Фото Республика Татарстан газетасы редакциясе сайтыннан алынган:

https://rt-online.ru/kazhdomu-bobiku-po-chipu-kak-prohodit-v-kazani-obyazatelnaya-registracziya-sobak/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International