Бүген «Казан» Агросәнәгать паркының ВСЭ лабораториясендә Буа, Саба, Минзәлә, Питрәч һәм Зеленодольск районнары ветеринария-санитария экспертларына аттестация узды.
Аттестацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендәге комиссия кабул итте.
Ветсанэкспертлар терлек чималына һәм продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы уздыруга бәйле теоретик сорауларга җавап бирделәр.
Практик мәсьәләләрдә сөт һәм сөт продуктларына, авыл хуҗалыгы хайваннары итенә, балыкка лаборатор тикшеренүләр үткәрелде.