Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясе президиумы утырышында катнашты.
Киңәшмә барышында Электрон-хуҗалык китаплары һәм ветеринария хезмәтенең эре мөгезле терлекләр саны буенча белешмәләрен, шулай ук шәһәр һәм авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү инфраструктурасын яңартуга акчаларны бүлү принципларын чагыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Утырыш азагында Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе Югары Советы Президиумы карары белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «җирле үзидарәне үстергән өчен»медале белән бүләкләнде.