28-29 ноябрьдә профессор Х. Х. Абдуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция уза

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов профессор Х.Х. Абдуллин истәлегенә багышланган "АПК өчен биологик, токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләренең инновацион чишелешләре"Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Конференция программасында пленар утырыш һәм түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча эш каралган: 
1. "Терлекчелектә биологик иминлекнең заманча юнәлешләре"секциясе 
2. "Ветеринария фармакологиясенең, токсикологиянең актуаль мәсьәләләре һәм 
хайваннар авыруларын диагностикалауда, терапиядә һәм профилактикалауда биотехнологияләр" 
3. "АПКда радиобиологиянең һәм радиация технологияләренең актуаль проблемалары"секциясе. 
 
Чара кысаларында ветеринария фәннәре докторы, профессор, ветеринария бактериологиясе өлкәсендә әйдәп баручы галим, Казан ветеринария мәктәбенә нигез салучыга багышланган мемориаль такта ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International