Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов эш визиты белән Әтнә һәм Балтач районнарында булды.
Эш сәфәре барышында ветеринария чаралары белән танышты һәм дәүләт ветеринария берләшмәләренең эшен тикшерде.
Визит йомгаклары буенча эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде һәм ветеринария хезмәтенең райондагы терлекчелек предприятиеләре белән киләчәктә хезмәттәшлек итү планнары билгеләнде.