Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә мәҗбүри карау узган продукция гына кертелә

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына катгый контрольне ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә мәҗбүри карау узган һәм куркынычсыз дип танылган продукция генә кертелә. Ярминкә көннәрендә ветеринария белгечләре мәйданчыкларда торалар, продукцияне тикшерәләр.

Быел ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр атна саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International