Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, гадәттәгечә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәрендәге мәйданчыкларда була.

Шулай ук ярминкәләрдә атна саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов та була.

Ветеринария берләшмәләре кирәкле ветеринария-озату документлары булган ветеринария - санитария экспертизасы узган Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә терлек һәм үсемлекләрдән ясалган куркынычсыз продукцияне илтеп җиткерүне тәэмин итәләр.

Быел ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр атна саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International