Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Баш идарә башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы, районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында мәсьәләләр каралды:
- 2024 елгы эпизоотиягә каршы чаралар;
- Терлекләрне идентификацияләү һәм үләт базларын ремонтлау;
- 2024 елгы дәвалау-профилактика чаралары;
- Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең ММЧ белән эшләве.