2024 ел кысаларында Сезне ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең гаиләләре белән таныштыруны дәвам итәбез, һәм бүген без Ибраһимовларның күп балалы гаиләсе турында сөйләячәкбез.
Ибраһимов Илназ Илгиз улы - «Урал»ҖЧҖнең Баш ветеринария табибы.
Хатыны Лилия-мәктәптә пешекче, хәзерге вакытта декрет ялында.
Ибраһимовлар гаиләсенә 20 яшь. Шушы вакыт эчендә аларның 5 баласы дөньяга килә: ике ул һәм Өч кыз.
Олы кызына 16 яшь, волейбол белән мавыга. Хуҗалык буенча ярдәмч һәмэнелэренэ дәресләр әзерләргә булыша.
Улы Йосыфка 14 яшь, 6 яшеннән «көрәш» белән мавыга, быел Татарстан һәм Россия чемпионы. Шулай ук аның 2021 һәм 2023 елларда Казан ипподромында «Яшь өметләр» призына ат чабышларында катнашкан һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән понилары бар.
Улы Юныска 11 яшь , шулай ук көрәш белән шөгыльләнә, көрәш буенча Салават кубогына турнирда 2 урынны яулады. Шулай ук ике улы да Коръән өйрәнә. Юныс «Кукмара азаны " конкурсының финалисты.
Кызлары Йәсинәгә 8 яшь, теннис белән мавыга.
Кече кызларына 1 яшь.
Ибраһимовлар гаиләсенең үз хуҗалыгы бар.