Гаилә елы 2024: Золотарёвлар гаиләсе

2024 елның 19 октябре, шимбә

2024 елгы Гаилә елы кысаларында Сезне дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең гаиләләре белән таныштыруны дәвам итәбез, һәм бүген без Золотаревларның күп балалы гаиләсе турында сөйләячәкбез.

Золотарева Ирина Викторовна - ветеринария табибы-«Бавлинское РГВО» ДБУнең Покровск - Урыстамак ветеринария участогы мөдире, ире - «Баулы УТТ» ҖЧҖендә күтәргеч машинисты.

Алар яшьтән үк зур гаилә, иркен йорт турында хыялланалар, хуҗалык алып барырга телиләр һәм аларның хыяллары тормышка аша, гаиләдә 6 бала үстерәләр -  өч улллары һәм өч кызлары бар.

Золотаревларның балалары хезмәт һәм спорт сөючәнлек рухында тәрбияләнәр.

Бу гаиләдәге кызлар әниләренә аш бүлмәсендә ярдәм итәргә яраталар.

Гаилә тормышы мәхәббәт, җылылык һәм үзара аңлашу белән тулы, бу гаилә елының кыйммәтләрен бертигез дәрәҗәдә чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International