Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр дәвам итә

2024 елның 19 октябре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр дәвам итә, гадәттәгечә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәрендәге мәйданчыкларда булды.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 20 мәйданчыкта уза:

•Казан шәһәренең 13 мәйданчыгы,

•Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгы,

•Зеленодольск шәһәренең 2 мәйданчыгы,

•Түбән Кама шәһәренең 2 мәйданчыгы

•1 мәйданчык Түбән Кама районының Кама Аланы.

Шулай ук ярминкәләргә атна саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов та килә.

Ветеринария берләшмәләре кирәкле ветеринария-озату документлары булган ветеринария - санитария экспертизасы узган Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә терлек һәм үсемлекләрдән ясалган куркынычсыз продукцияне илтеп җиткерүне тәэмин итә.

Быел ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр атна саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International