Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов Татарстан радиосының иртәнге эфирында катнашты
2024 елның 16 октябре, чәршәмбе
Алып баручы Разин Нуруллин белән тапшыру барышында республиканың эпизоотик иминлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, Дәүләт ветеринария хезмәтләренең ярминкәләрдәге эше һәм Татарстан Республикасында ат үрчетү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXVI съездында катнашты.