Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрелде

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, бухгалтерлар катнашты. Киңәшмә барышында мәсьәләләр каралды:

- Дәүләт ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге;

- Кадрлар эшчәнлеге;

- 2024 елның көзге эпизоотиягә каршы чараларын үткәрү;

- Терлекләрне идентификацияләү һәм исәпкә алу;

- Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең ММЧ белән эшләве.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International