Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлау!

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу-таңнан таңга кадәр, ялларсыз эшләүчеләрнең бәйрәме.

Нәкъ менә сезнең хезмәтегез Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенең һәм азык-төлек иминлегенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Авыл хуҗалыгы хезмәте-җиңел хезмәт түгел. Республикабыз халкы сезнең түземлегегез, хезмәт сөючәнлегегез, үз һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәтле. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International