Бүген республикада гадәттәгечә иртә таңнан авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

2024 елның 12 октябре, шимбә

Бүген республикада гадәттәгечә иртә таңнан авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Аларның максаты-республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 20 мәйданчыкта уза:

•Казан шәһәренең 13 мәйданчыгы,

•Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгы,

•Зеленодольск шәһәренең 2 мәйданчыгы,

•Түбән Кама шәһәренең 2 мәйданчыгы

•1 мәйданчык Түбән Кама районының Кама Аланы.

Ветеринария берләшмәләре кирәкле ветеринария-озату документлары булган ветеринария - санитария экспертизасы узган Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә терлек һәм үсемлекләрдән ясалган куркынычсыз продукцияне җиткерүне тәэмин итәләр.

Быел ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр атна саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International