Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә җитәкче урынбасары Ногманов Илдар Нургалиевич рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны урамда йөртүгә карата өстәмә таләпләрне раслау турында» 11.08.2023 №971 Карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча эш төркеменең киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының догфрендли мохитен үстерү буенча менеджеры Дарья Раек, Татарстан Республикасы спорт — гамәли этләр үрчетү Федерациясенең ветеринария табибы Денис Александров, «На Дубравной» ветеринария клиникасы җитәкчесе Диана Әхмәтшина, Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең предприятиеләр икътисады һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Очрашуда этләрне стерильләштерү буенча агарту эшчәнлеге уздыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Этләрне стерильләштерүне популярлаштыру һәм теркәү мәсьәләләре буенча шәхси ветеринария клиникалары хуҗалары белән очрашу әзерләү һәм уздыру турында килештеләр.