2024 ел - Россия Федерациясендә Гаилә елы, шулай ук 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гадәттәгечә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар уза.
Димәк, бу сезнең гаиләгезнең өлкән буыны вәкилләре белән гаилә очрашулары өчен идеаль вакыт. Безнең күбебез бу ялларда бабайларыбыз һәм әбиләребез янына барырга, аларның хәлләрен белергә ашыга. Әгәр дә без аны сурәтләрдә теркәп, башкалар белән уртаклаша алсак, мондый гаилә бәйрәме аеруча кыйммәтле булачак.
Башкаларны да мондый очрашуларга илһамландыру өчен үз фотоларыгызны комментарийларга урнаштырыгыз. Һәрбер кеше үз тарихын сөйли, һәр мизгел — ул хис-кичерешләр белән тулы истәлек. Әйдәгез бергәләп бәхетле мизгелләр һәм буыннарны берләштерә торган җылылык галереясын булдырыйк.
Фотода Ефаровлар гаиләсе, Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең гаилә династиясе вәкилләре.
Фотоларны Вконтакте социаль челтәрендә идарәләр бергәлегендә урнаштырырга мөмкин:
https://vk.com/guvkmrt?w=wall-189140379_2634