Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов эш визиты белән Менделеевск һәм Алабуга районнарында.
Визит кысаларында Алмаз Гаптраупович Менделеевск һәм Алабуга районнарының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә булды. Учреждениеләрнең территорияләрен, биналарын һәм автопаркларын карап чыкты, эш техникасының һәм хезмәт автомобильләренең торышын бәяләде, шулай ук дәүләт ветеринария хезмәте коллективлары белән очрашты.