Октябрь башында Татарстан Республикасында гадәттәгечә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уза.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Яңа Чишмә районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәрне зур хөрмәт һәм җылылык белән котлады.
Бу әһәмиятле бәйрәм - үз хезмәтләре, зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе белән җәмгыятебезгә нигез салган кешеләргә рәхмәт һәм ихтирам белдерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Бәйрәм рухы тудыру өчен, музыкаль чыгышлардан торган мәдәни программа оештырылды.