Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бу көнне Татарстан Республикасының ветеринария ветераннары котлаулар кабул итәләр.

Ветеринария хезмәте ветераннары күп еллар дәвамында хайваннар сәламәтлеген һәм эпизоотик иминлекне саклау сагында басып торалар. Аларның һөнәри осталыгы, ветеринария учреждениеләренең эшчәнлегенең нигезе булып тора.

Картаям дип һич тә кайгырмагыз,

Өлкәннәрдә – акыл-сабырлык.

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

1-10 октябрьдә Татарстан Республикасында традицион рәвештә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International