Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясендә «Идел буе федераль округында кече хуҗалыкларда кошчылыкны үстерү» конференциясендә нотык белән чыгыш ясады.
Илдар Нургалиевич сүзләренчә:
"Мондый очрашулар безнең хезмәттәшлекнең аерылгысыз өлеше булып тора, чөнки без фермерларыбызның сорауларын ишетәбез, аларны хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Шунысы да мөһим: без аларга авыруларны профилактикалау буенча ветеринария чараларын җиткерәбез һәм хәл итү юлларын тәкъдим итәбез. Бары тик уртак тырышлык белән генә без илебезнең азык-төлек иминлеге мәсьәләләрен хәл итә алачакбыз».
Конференция крестьян хуҗалыкларында кошларны нәтиҗәле үстерүгә ирешү юнәлешләрен билгеләү максатларында үткәрелә. Татарстан Республикасында һәм ИФОда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү максаты да зур урын алып тора.