Компетенцияне раслау барышында лаборатория эшенең барлык аспектлары да бәяләнде: кулланыла торган җиһазларның сыйфатыннан алып белгечләрнең квалификациясенә кадәр.
Шуның нәтиҗәсендә лаборатория уздырыла торган тикшеренүләрнең төгәллеген һәм ышанычлылыгын гарантияли ала. Аккредитация белгечләрнең компетентлыгын раслап кына калмый, анализлар һәм сынаулар нәтиҗәләренә ышаныч дәрәҗәсен дә арттыра.
Милли аккредитация системасында ветеринария лабораторияләре тарафыннан аккредитация алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты максатларына туры килә.