Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелә торган XVIII халыкара фәнни-гамәли «Балтыйк ветеринария медицинасы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы форумы» форумында катнаша.
Балтыйк форумы ветеринария өлкәсендә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Аның эшендә гадәттәгечә ветеринария ведомстволары, АПК предприятиеләре, агробизнес җитәкчеләре һәм вәкилләре, әйдәп баручы галимнәр һәм практик ветеринария табиблары катнаша.
Балтыйк форумында авыл хуҗалыгы хайваннары авыруларын дәвалау һәм профилактикалау, хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын, шул исәптән дуңгызларның африка чумасын, котыру авыруын, югары патогенлы кош гриппын профилактикалау һәм бетерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.