Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Баш идарә башлыгы урынбасарлары, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2024 елның көзге эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү;
- Терлекләрне идентификацияләү һәм үләт базларын ремонтлау;
- Дәвалау-профилактика чаралары;
- Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең ММЧ белән эшләве.