Бүген «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә профессор И.Н.Никитинның 90 еллыгына багышланган «Ветеринария эшен оештыруның фәнни, методик һәм хокукый проблемалары» дигән фәнни конференция узды.
Әлеге конференция кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы Иван Николаевич Никитинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы ветеринария өлкәсендә фәнни эшчәнлектә югары казанышлары өчен «Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте отличнигы» бүләген тапшырды.
Иван Николаевич Никитин - галим-биолог, ветеринария фәннәре докторы, «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе " югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең ветеринария эшен оештыру кафедрасы профессоры. Ветеринария эшен оештыру һәм икътисад буенча илнең әйдәп баручы галиме. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең, халыкара аграр белем бирү академиясенең, ветеринария фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик). Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге 89 норматив хокукый хезмәтләре бар. Рус, инглиз, Болгар телләрендә 600 дән артык фәнни, методик хезмәтләр, шул исәптән 60 дәреслек, уку әсбаплары һәм монографияләр авторы.