8 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бер атнадан да азрак вакыт кала. 8 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне.

Сайлау участоклары 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

4 сентябрьгә кадәр сайлаучылар тавыш бирү участогын алыштыра алалар. Моның өчен КФҮ, территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссиясе, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.

Сайлау комиссияләре шулай ук тавыш бирү турында гаризаларны өйдә кабул итә. Мондый мөмкинлек сәламәтлеге чикләнгән, яки мохтаҗ затларны карау сәбәпле, яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участокларына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен каралган.

Гаризалар 8 сентябрь сәгать 14:00 кадәр язмача, телдән телефон аша, шәхсән яки туганнары, танышлары аша кабул ителәчәк.

Сайлауларга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез!

#МойТатарстанМойвыбор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International