Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы!

2024 елның 31 августы, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәре көне белән белән тәбрик итәм!

Ветеринар һөнәре күпләрне – практик табибларны, лаборатория хезмәткәрләрен, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләрен, галимнәрне һәм эшмәкәрләрне берләштерә.

Ветеринария белгечләре үзләренең көндәлек хезмәтләре белән илнең азык-төлек һәм биологик иминлеген тәэмин итүче, кулланучыларга юнәлдергән продукциянең иминлеген контрольдә тотучы, авыл хуҗалыгы, кыргый һәм йорт хайваннарының, үз чиратында кешеләр сәламәтлеген саклаучылар булып торалар.

Сезнең һөнәрегез бәяләп бетергесез, белемегез һәм тупланган тәҗрибәгез агросәнәгать тармагы өчен бик кирәкле. Сезнең эшегез авыл хуҗалыгының бу тармагын ныгытуга һәм чәчәк атуга юнәлдерелгән!

Белгечләр лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, ветеринария берләшмәләрендә, терлек продукциясе җитештерү комплексларында азык һәм дару препаратлары әзерләү предприятиеләрендә авыр хезмәт башкаралар.

Бүгенге көндә безнең төбәктә килеп туган катлаулы эпизоотик вәзгыятьтә Татарстан дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре республика территориясендә африка дуңгыз чумасы, ящур, бруцеллез һ. б. аеруча куркыныч инфекцияләр кермәсен һәм таралмасын өчен барысын да эшлиләр.

Эпизоотиягә каршы һәм ветеринария-санитария чараларын тәэмин итүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.

Ветеринария тармагы ветераннарына фидакарь хезмәтләре, ветеринария хезмәтен торгызуга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

Баш ветеринария идарәсе башлыгы

Алмаз Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International