Кадерле Татарстанлылар, Казан халкы, хезмәттәшләр, дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу истәлекле көн республикабызның күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтә, аның нигезендә туып-үскән җиргә мәхәббәт, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, бай мәдәни һәм рухи мирасны саклау урын алган.
Татарстан Россияне торгызуга, аның бердәмлеген саклауга һәм рухи байлыгын үстерүгә зур өлеш кертә.
Күпмилләтле халкыбызга иминлек һәм тынычлык, киләчәктә дә күркәм традицияләрне ныгытуда зур уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе башлыгы
А. Г. Хисаметдинов