Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Төркмәнстан авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр реформалар, авыл хуҗалыгы фәне һәм мәгариф идарәсе башлыгы Саппаров Кәрим Бәйрәм улы белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов та катнашты.
Ветеринария лабораторияләре эшчәнлеге һәм ветеринария уку йортлары студентлары арасында тәҗрибә алышу буенча мөмкин булган хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.