Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора.
«Ветеринария хезмәткәре көне» бәйрәме алдыннан, гражданнарны бердәм кабул итү көнендә, Баш идарә начальнигы Алмаз Гаптрәүп улы Хисаметдинов махсус хәрби операциядә катнашучы, Әлки районы дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәренең әнисе белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәр сишәмбе көнне 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, каб.213 Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 221-77-47