"Красный Восток" Агрохолдингы җитәкчеләре белән очрашу

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

«Красный Восток» Агрохолдингы Россиядә уникаль һәм иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчесе булып тора.

Компаниянең эшчәнлеге Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә сату өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов «Красный Восток» Агрохолдингы җитәкчесе белән очрашты. Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен биологик яклауны тәэмин итү программасы кысаларында әлеге юнәлеш буенча берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International