Татарстанда ДАЧ профилактикасы буенча айлык дәвам итә

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы (алга таба – ДАЧ) чыганаклары барлыкка килүне һәм аларның таралуын профилактикалау, әлеге аеруча куркыныч йогышлы авыру буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүенә үз вакытында җавап бирү максатларында 2024 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы территориясендә ДАЧны профилактикалау айлыгы үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, айлык кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак::

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда дуңгызлар санын исәпкә алу;

Дуңгыз хуҗаларының ДАЧ куркынычы турында гражданнар белән аңлату әңгәмәләре үткәрү;

Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре белән биологик яклауны тәэмин итү һәм АЧС керүне кисәтү чараларын үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәләр;

Кыргый кабаннарны, аларның эзләрен, үлгән кабаннарны һәм башка биологик калдыкларны табу өчен даими рейдлар үткәрүне көчәйтү.

ДАЧ учагы барлыкка килү мөмкинлеге белән бәйле рәвештә безнең төбәк территориясендә «кайнар телефон линияләре» ачылды. Урман массивларында, чүплекләрдә яки башка урыннарда дуңгызларның үлүе, үлгән дуңгызларның һәм кыргый кабаннарның табылу очраклары турында  түбәндәге номерлар буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8 (834)221-77-47, 8 (834)221-77-54, 8-(800)20-140-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International