Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер — министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты һәм Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренең биологик иминлеген саклау һәм сөтнең сыйфатын анализлау турында сөйләде.
Агросәнәгать комплексы Татарстан Республикасы халык хуҗалыгының төп өлкәсе булып тора һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү һәм саклап калу, аны эшкәртү һәм кулланучыга җиткерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр һәм производстволар җыелмасын үз эченә ала.