Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, бухгалтерлар катнашты.
Киңәшмә барышында мәсьәләләр каралды:
- Дәүләт ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге;
- Терлекләрне идентификацияләү һәм исәпкә алу;
- Үләт базларын ремонтлау;
- Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең ММЧ белән эшләве.