Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында статс-секретарь-Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары М.И. Увайдов рәислегендә Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гапрауп улы Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Сәлим улы Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары һәм бүлек башлыклары катнашты.