Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең ИПИ органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәгенең уртак киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә «Биектау муниципаль районының кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерүдәге роле» - темасына үткәрелде.
Әлеге чарада авыл территорияләрен социаль-икътисадый яктан үстерү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм агротуризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.