Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов Балтач муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында Алмаз Гаптраупович районның терлекчелек предприятиеләре эше белән танышты, анда җитештерү-ветеринария хезмәте белгечләре һәм предприятиеләр хезмәткәрләре белән очрашты.
Идарә башлыгы предприятиеләр җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә биологик яклауны тәэмин итү, профилактик ветеринария чаралары үткәрү һәм терлекләрне идентификацияләү, шулай ук карау һәм ашату таләпләрен үтәү буенча эшне дәвам итәргә киңәш итте.