Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Нургали улы Ногманов һәм Идарәнең хокук бүлеге башлыгы Рөстәм Фәрит улы Шәяхмәтов «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты»фонды тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында уздырыла торган киңәшмәдә катнаштылар. Әлеге киңәшмә законнар базасыннан, инфраструктурадан, мәгърифәтчелек проектларыннан, шәһәр һәм туристлык сервисларыннан, профессиональ кинология һәм ветеринария бергәлекләреннән, волонтерлардан һәм йорт хайваннарының актив хуҗаларыннан экосистема булдыруга юнәлдерелгән «Татарстан Республикасында йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.