Чүпрәле районында яңа баш ветеринария табибы билгеләнде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Чүпрәле районының Баш ветеринария табибы вазыйфасына Рәсим Рәис улы Низамовны билгеләде.

Низамов Рәсим Рәис улы Буаның Кырык-Садак авылыннан. 1984 елда туган. 2007 елда Н.Э. Бауман исемендэге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Профессиональ эшчәнлеген 2007 елда Буа районының «Агрофирма Дружба» җәмгыятендэ зоотехник-селекционер булып башлый. 2015 елдан «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУда ветеринария-санитария эксперты булып эшли.

Низамов Р.Р. югары һөнәри осталыкка ия, аның алдына куелган бурычларны камил үти. Рәсим Рәис улын яңа вазыйфасы белән котлыйбыз, авыр хезмәтендэ уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International