Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама зонасына кергән ведомство карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү, матди-техник җиһазландыру, ветеринария лабораторияләре эшчәнлеге һәм автотранспорт торышы, шулай ук ветеринария документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.