Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең «Корбан бәйрәме көннәрендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү»темасына матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин очрашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыйгуллин сүзләренчә, бәйрәм уздыру чорында махсус мәйданчыкларда 13 мең 133 баш вак мөгезле терлек, шул исәптән 4885 баш Казан шәһәре территориясендә суелган. Сую 54 рәсми мәйданчыкта, шул исәптән 20 Казанда дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре контролендә башкарылды, дип билгеләп үтте Габделхак Мотыгуллин.