Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Идарә башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов рәислегендә ведомство карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә кысаларында 2024 елның 5 аенда эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен һәм мониторинг тикшеренүләрен анализлау, терлекләр каберлекләренең хайваннарны идентификацияләү һәм ветеринария-санитария торышын анализлау, дәүләт ветеринария учреждениеләренең кадрлар эшчәнлеген анализлау мәсьәләләре күтәрелде.