Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә башлык урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов рәислегендә ведомство карамагындагы учреждениеләр белән ВКС режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү һәм исәпкә алу буенча эш барышы турында фикер алыштылар.