Бүген Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте вәкилләре Самара өлкәсе территориясендә африка дуңгыз чумасы шартлы учагын локальләштерү һәм бетерү буенча Регионара өйрәнүләрдә катнаштылар. Укулар барышында шартлы учакны бетергәндә дәүләт ветеринария хезмәте һәм башка ведомстволар белгечләренең практик эш күнекмәләре эшләнде. Ветеринария хезмәтләре белгечләре Учактагы эш схемасын һәм куркыныч зонада үткәрелә торган чараларны күрсәттеләр.