Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм аның Эксперт советы утырышы узды. «Татарстан Республикасының ветеринария куркынычсызлыгын хокукый камилләштерү һәм хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлекне тәэмин итү һәм аларның таралу куркынычын киметү» мәсьәләсе буенча доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин чыгыш ясады.